Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чаллы Мүнхенгә очабыз ди, Мүнхен әлегә белми


Чаллының “Бигеш” һава аланыннан атнасына ике тапкыр Германиянең Мүнхен шәһәренә очкычлар йөреп торачак. Ике арадагы юлны 170 кеше сыйдырышлы “Боинг” – 737 очкычында дүрт сәгатьтә үтеп булачак.

Беренче очыш декабрь башына билгеләнгән. Билетларны интернеттан да алып була. Бәясе – 18500 сум. Һава аланының башкарма мөдире Марат Мәхмүтов сүзләренә караганда, бу бәя төшәргә дә мөмкин. Якын арада ике һава ширкәте арасында бу очышлар өчен бәйге игълан ителәчәк.

Көн саен “Бигеш” һава аланына 12 очкыч килеп китә. Елына һава аланы аша 320 мең юлчы үтә. Германия белән икътисади бәйләнешләрнең киңәүе сәбәпле, “Бигештән” беренче халыкара очышны Германиягә башларга карар ителгән.

Мүнхен һава аланы әлегә бу очышлар башлану турындагы мәгълүматны расламады.
XS
SM
MD
LG