Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кабулда һава чисталыгы өчен дәүләт хезмәткәрләренә өстәмә ял көне бирелә


Әфганстан хөкүмәте Кабулдагы дәүләт хезмәткәрләренә башкалада һаваны чистарту максатында өстәмә бер ял көне бирәчәген хәбәр итте.

Хәзер дәүләт оешмаларында эшләүчеләр атнага бер – җомга көннәре генә ял итә.

Биш миллионлап кеше яшәгән Кабулда транспортның көйләнмәве аркасында мөмкинлеге булган һәр кеше машинада йөри, моннан шәһәрнең һавасы пычырана.

Кеше хокукларын яклау һәм тирә-юньне саклау оешмасы башлыгы Хәлид Насими сүзләренә караганда, “кешеләргә өстәмә ял бирү шәһәргә чыккан машиналар санын киметеп һаваны чистартачак”.

Кабулда пәнҗешәмбе көннәрен дә ял итү турындагы канун Һиҗри календарь белән яңа ел, ягъни 21 марттан гамәлгә керәчәк. Бу хакта хәзер соңгы сөйләшүләр бара.

Сәламәтлек саклау министрлыгы да пычырак һава кешеләрнең сәламәтлегенә начар йогынты ясый, дип белдерде.

Хөкүмәт шулай ук шәһәр халкына мөмкин булса дүшәмбе көннәре дә машина кулланмаска дип мөрәҗәгать итте.

Кабул халкы бу яңа карар белән канәгать, бары тик такси һәм автобус йөртүчеләр үзләренә зыян булачагын белдерде.
XS
SM
MD
LG