Accessibility links

Кайнар хәбәр

Швеция мәхкәмәсе WikiLeaks хуҗасы шикаятен кире какты


Швеция югары мәхкәмәсе WikiLeaks хуҗасы Julian Assange үзен көчләүдә гаепләүгә каршы тапшырган гаризасын кире какты.

Assange бу гаепләүне аның АКШның яшерен документларын бастыруыннан соң үзенә каршы булган яла ягу, дип бәяләде.

WikiLeaks хуҗасын халыкара полиция Интерпол эзли. Аның кайда булганы билгесез. Аңа 39 яшь, Австралия ватандашы.
XS
SM
MD
LG