Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа кар астында, Балканны су баса


Европаның үзәк һәм төньяк өлешендә кимендә 28 кеше туңып үлде. Салкын корбаннарының күбесе – 18 кеше Польшада, анда һава 30 дәрәҗә салкын.

Күп кар явуы сәбәпле Лондон, Париж, Амстердам һәм Берлин һава аланнары эшләми торды. Германиянең тимер юл транспорты пәнҗешәмбе көнне эшләмәде.

Балканда исә каты яңгырлар нәтиҗәсендә Албания, Босния, Сербия һәм Черногориянең кайбер районнарын су басты, йөзләгән кеше өйләреннән башка урыннарга күчерелде.
XS
SM
MD
LG