Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан белән Татарстан парламентара элемтәләрне ныгыта


Җомга көнне Уфага Татарстан Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин җитәкчелегендәге вәкиллек эш сәфәренә килде. Эшлекле очрашу башта Башкортстан парламенты бинасында үтте.

Анда Татарстан Дәүләт шурасы белән Башкортстан Дәүләт Җыелышы-Корылтай арасында хезмәттәшлек турында килешүгә кул куюга әзерлек сөйләшүләре, тәҗрибә уртаклашу булды.

Мәгълүм ки, узган шундый килешү-беркетмә 2003 елда, Татарстан парламенты вәкиллеге Уфага килгәч төзелгән иде. Ә гомумән, ике күрше республика парламентлары арасындагы хезмәттәшлек 1997 елда ук башланды.

Чираттагы килешү парламентара элемтәләрне ныгытуны һәм кануннар чыгару эшчәнлегендә тәҗрибә алмашуны киңәйтүне күздә тота. Бу очрашу вакытында кабул ителәчәк документны ике республиканың парламентлары җитәкчеләре Константин Толкачев белән Фәрит Мөхәммәтшин имзалаячак.

Татарстан парламенты вәкиллеге өчен Уфада мәдәни программа да каралган. Кунаклар Уфа “Нур” татар дәүләт театрында, музейларда булачак.
XS
SM
MD
LG