Accessibility links

Кайнар хәбәр

Испания һава аланнарында гадәттән тыш хәл тәртибе кертелде


Испания хакимияте үз тарихында беренче тапкыр алдан кисәтелмәгән авиадиспетчерларның каршылык белдерүе сәбәпле, һава аланнарында гадәттән тыш хәл игълан итте.

Испания эчке эшләр министры Альфредо Переса Рубалькаба сүзләренчә, мондый тәртип кертелгәч каршылыкка чыгучылар үз эшенә керешергә тиеш, әгәр алар моннан баш тартса хезмәткәрләр кулга алынып мәхкәмәгә тапшырылачак.

Каршылык чарасы сәбәпле, “Иберия” дәүләт һава ширкәте барлык очышларны туктатты. Диспетчерлар хезмәт шартлары начарлану һәм хезмәт хакы кимүенә протест белдереп җомга көннән эшкә чыкмады.
XS
SM
MD
LG