Accessibility links

Домодедовода җимерелгән Ту-154нең тавыш яздыру җиһазын эзлиләр


Мәскәүнең Домодедово һава аланында Дагыстан һава юлларының Ту-154 очкычы һәлакәте урынында аның тавыш яздыру җиһазын эзләү дәвам итә.

Шимбә көнне очкыч анда төшеп утырырга мәҗбүр булды. Нәтиҗәдә ике кеше һәлак булды, 80-нән артык кеше яраланды.

Дәүләтара авиация комитеты белгечләре хәзер очкычның кара тартмаларында теркәлгән техник мәгълуматларны өйрәнә. Очучыларның сөйләшүләрен яздыру җиһазы әлегә табылмаган.

Бүген иртән тикшерүчеләр хастахәгә салынган очучылардан беренче мәртәбә сорау алды.

Дагыстан һава юллары казада очучыларның гаебе булу мөмкинлеген кире кага.
XS
SM
MD
LG