Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда күп кар явудан 200 меңләп кеше утсыз калды


Татарстанда ике көн эчендә ай ярым нормасында кар яуган.

Җепшек кар авырлыгына түзә алмыйча республиканың күп кенә районнарында электр чыбыклары өзелде һәм 200 меңнән артык кеше утсыз калды.

Хастаханәләр, интернат йортлар һәм башка социаль корылмалар резерв электр чыганакларына күчерелгән.

Өзелгән электр үткәргечләрне төзәтү эшләрендә бер меңләп кеше катнаша.

Юлларны кардан чистарту эшләренә ярдәмгә төзелешләрдә эшләүче машиналар да чыгарылды.
XS
SM
MD
LG