Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сигез ел үткәннән соң Русия президенты Польшага килде


Русия президенты Дмитрий Медведев рәсми сәфәр белән Варшауга килде. Сәфәр алдыннан ул Польша белән мөнәсәбәтләрне “яңа дәрәҗәгә” үстерү хакында әйткән иде.

Медведевның ике көнлек сәфәре, Русия белән Польша арасындагы мөнәсәбәтләрне тагын да якынайтыр, дип фаразлана. Русия президенты (ул чакта Владимир Путин) Польшага соңгы тапкыр 2002 ел башында барган иде.

Сәфәр алдыннан Медведев Польша массакүләм мәгълүмат чараларына биргән әңгәмәсендә берничә белдерү ясады. Аерым алганда, ул анда 2012 елгы президент сайлавында катнашу мөмкинлегенә ишарәләде. Моннан тыш, Дмитрий Медведев Русия-Польша мөнәсәбәтләре катлаулы тарих аркасында зыян күрергә тиеш түгеллеген әйтте.

“Русия-Польша тарихы белән бәйле инде күптән урнашкан калыптан чыгарга мөһим. Нинди генә тарих булуга карамастан, аны бүгенге тормыш белән бәйләмәскә тырышырга кирәк. Юкса, без элекке хәлләрнең тоткыны булачакбыз”, диде ул.

Каршылык чарасына чыгучылар Качинский үлемен тикшерү эше белән канәгать түгеллеген күрсәтте
Катынь фаҗигасе

Медведевның Варшауга Русия Дәүләт Думасы тарафыннан Катынь турындагы резолюция кабул итүеннән соң килүен Польша рәсмиләре Мәскәүнең бу сәфәргә аеруча да әһәмият бирүе белән бәйләде.

Чөнки Катынь җинаятьләре Мәскәү белән Варшау арасындагы мөнәсәбәтләрнең җайлана алмавына төп киртә булды.

Польша премьер-министры Дональд Туск сүзләренчә, Катынь турындагы резолюциядәге сүзләр һәм аның кабул итү формасы төп сәяси билге булып тора. Дума репрессия корбаннарына, аларның туганнарына һәм якыннарына тирән кызганыч белдереп, Катынь фаҗигасе корбаннарының исемнәрен акларга кирәклеген белдерде.

“Ләкин Польша моннан соң тагын да җитдирәк адымнар булыр һәм ул Русия хөкүмәте карары дәрәҗәсендә хәл ителер дип өметләнә”, диде Туск.

Ике ил президенты
Медведев Качинский үлеме төптән тикшерелергә тиешлеген әйтте

Ул һәм Русия премьер-министры Владимир Путин быел апрель аенда 1940 елда Смоленский өлкәсенең Катынь авылы янында НКВД хезмәткәрләренең 20 меңнән артык полякны атып үтерүне искә алу чарасында катнашкан иде. Тагын өч көннән соң Польша президенты Лех Качинский һәм башка күп кенә рәсми вәкилләр, Катыньга искә алу чарасына барганда очкыч казасына очрап, һәлак булды.

Әлеге сәфәр кысаларында Польша президенты Бронислав Комаровский һәм Медведев бу хәлне тикшерү барышы хакында да сүз кузгатты. Русия президенты тикшерү ахырынача җиткереләчәген ышандырды.

“Бу Польша халкы тарихында зур кайгы, мин сезгә дөресен әйтәм, бу Русия халкы өчен дә зур кайгы. Шуңа күрә, бу тикшерүнең нәтиҗәсе объектив, гадел һәм үтәкүренмәле булсын өчен барысын да эшләргә кирәк”, диде ул.

Медведевның Польшага килүенә бер төркем демонстрантлар исә “Смоленск – без дөреслекне таләп итәбез” дигән шигарләр дә тотып чыккан иде.
XS
SM
MD
LG