Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Рубин" Барселонада бәхет эзли


Сишәмбе көнне Казанның "Рубин" футбол такымы Чемпионнар лигасы төркем матчларының ахыргысын Испаниянең "Барселона" командасына каршы уздырачак. Татарстаннарга өске турга күтәрелү өчен Каталон вәкилен җиңү генә җитми, берүк вакытта Копенһагенга "Панатинаикос"ның җиңелмәве кирәк.

Моннан 2 атна элек "Рубин" үз кырында Даниянең "Копенһаген" такымын 1:0 исәбе белән җиңеп D төркемендәге 2нче урын өчен көрәшне соңгы уенга калдырган иде. Шуны да әйтергә кирәк, "Рубин" бу җиңү белән үз төркемендә 3нче урынны тәэмин итте итүен һәм "Барселона"га оттыра калган очракта да, узган елгы кебек Европа лигасында чыгыш ясый алачак.

Узган ел "Барселона" "Рубин"га Европа лигасында уйнау бәхете бирде, быел Чемпионнар лигасында калдырырмы? Корбан Бердыев шәкертләренә узган елгы төркем көндәше "Барселона" белән көч сынашып бәхетен сынап карыйсы бар әле.

Дөрес, Казан вәкиленең каталон такымын җиңү тәмен татып караганы бар анысы. Узган ел “Камп Ноу”да мәйдан хуҗасын 1:2 исәбенә җиңсә дә, "Рубин" Чемпионнар лигасы төркеменнән чыга алмаган иде. Казан вәкиленә Европа лигасына катнашу хокукын да "Барселона", "Динамо-Киев"не соңгы минутларда керткән голы белән җиңеп алып биргән иде.

Әмма быелгы уен узган елгыларын кабатламас, мөгаен. Чөнки "Рубин" белән 3 очрашуда да җиңүгә ирешә алмаган "Барселона", сишәмбе очрашуын кулдан ычкындырмас кебек. Испания лигасы матчлары кысасында үзенең төп көндәше "Реал Мадрид"ны 5:0 һәм узган атнада "Осасуна"ны 3:0 исәбе белән тар-мар иткән "Барселона", "Рубин" белән очрашуын исеннән чыгармый. Әмма "Рубин"га да киләсе турга күтәрелү өчен бары тик җиңү генә кирәк.

Моңа карамастан спорт белгечләре "Рубин"ның һөҗүм тактикасы белән уйнаячагына өмет итми. Узган елгы әлеге футбол кырында узган очрашуда да "Рубин" каршы һөҗүм белән уйнап 2 туп керткән һәм Чемпионнар лигасында беренче җиңүенә ирешкән иде.

"Рубин" җанатары Илнар Хөснуллин "Барселона-Рубин" матчын болай дип бәяли.

"Рубин" һәм "Барселона" арасындагы уеннар бик күп кешенең башын әйләндерде һәм күп кенә фараз ясаучыларны хаксызга чыгарды. Шуңа күрә фараз ясарга да куркыныч.

Бу матч "Рубин" өчен быелгы сезон Чемпионнар лигасында соңгы матч та булырга мөмкин. Әлбәттә, "Барселона"ның өстенлеге һичшиксез. Соңгы ике атнада "Барселона" 4 уен уздырып, көндәшләре капкасына 19 туп керткән, ә үзләренекенә берне дә керттермәгән.

Әмма "Рубин" да Чемпионнар лигасының соңгы 3 матчында бер тапкыр да җиңелмәде. Шулай ук Европа сенсациясенә әверелгән иде. Әлегә бернәрсә дә әйтеп булмый. Кызык матч булачак.

"Барселона" хәзер инде төркемнән чыгуын тәэмин иткәч, үзенең яңа уенчыларын "Рубин"га каршы чыгарырга мөмкин. Бу инде тагын да куркынычрак була ала. Чөнки "Барселона" – дөньядагы иң көчле команда, һәм анда уенчылар тиз генә алышынмый. Хәзер айлар буе уен кырына чыга алмаган уенчылар "Рубин" каршысына чыкса, алар, әлбәттә, үзләрен күрсәтергә тырышачак һәм тегеләрдән 2 тапкыр күбрәк көч биреп уйнаячак", ди ул.
Спорт белән якыннан кызыксынучы буларак "Барселона"ның нинди йомшак якларын һәм шулай ук "Рубин"ның кайсы өстенлекләрен әйтеп үтәр идең?

"Барселона"ның йомшак ягы юк аның. Миңа калса монда бер психологик нәрсә бар. Алар күп гол кертергә ияләнгән. Артык һөҗүм белән мавыгып китәргә мөмкиннәр. Шул – йомшак ягы. Ә "Рубин"ның "Барселона"га каршы төп өстенлеге – дисциплиналы булуында. Осталык һәм физик яктан "Рубин" берничек тә "Барселона"дан өстен түгел.

Узган ел "Барселона" "Рубин"ны бик җитди кабул итмәде. Ә калган 2 очрашуда без дисциплина аркасында гына җиңелмәдек. Әмма быел да безнең шанс һәрвакыт бар. Татарда бер сүз бар – өметсез шайтан гына, диләр. Спортта исә бигрәк тә", ди Илнар Хөснуллин.
Букмекерлар бу уенда "Барселона"ның җиңү ихтималын 1.46, "Рубин"ның җиңүен исә 7.90 балл белән фаразлый. Уенны 7 декабрь көнне НТВ каналында 22 сәгать 30 минутта карап булачак.

Чемпионнар лигасы 2010/2011


Чемпионнар лигасы 2010/2011

D төркеме
у җ н о т о
Барселона 6 4 2 014-314
Копенһаген 6 3 1 2 7-510
Рубин 6 1 3 2 2-4 6
Панатинаикос 6 0 2 42-13 2

14 сентябрь
Копенһаген - Рубин - 1:0
Барселона - Панатинаикос - 5:1

29 сентябрь
Рубин - Барселона - 1:1
Панатинаикос - Копенһаген - 0:2

20 октябрь
Панатинаикос - Рубин - 0:0
Барселона - Копенһаген - 2:0

2 ноябрь
Рубин - Панатинаикос - 0:0
Копенһаген - Барселона - 1:1

24 ноябрь
Рубин - Копенһаген - 1:0
Панатинаикос - Барселона - 0:3

7 декабрь
Барселона - Рубин - 2:0
Копенһаген - Панатинаикос - 3:1

.
XS
SM
MD
LG