Accessibility links

Кайнар хәбәр

Согуд Гарәбстаны атом дәүләте булырга тели


АКШ рәсмиләре дөньяның иң зур нефть байлыгына ия Согуд Гарәбстанының алдагы ун елда атом энергиясе җитештерергә омтылуын белдерә. АКШ сәүдә министры Франциско Санчес 6 декабрьдә Согуд Гарәбстаны рәсмиләре белән очрашканнан соң, Гарәбстанының табигый нефть һәм газга ихтыяҗны киметү йөзеннән, тыныч максатта атом энергиясен кулланырга теләвен белдерде.

АКШ сәүдә министрының Согуд Гарәбстанына булган сәфәрендә инфраструктура һәм энергия өлкәсендә актив булган АКШ ширкәтләре вәкилләре дә катнаша.

Согуд Гарәбстаны 2008 елда АКШ белән тыныч максатлы атом технологияләре турында хезмәттәшлек итү өчен килешүгә кул куйган иде. Үткән ел Согуд рәсмиләре Франция һәм Русия белән дә охшаш сөйләшүләр алып барган иде.
XS
SM
MD
LG