Accessibility links

Кайнар хәбәр

Аргентина хөкүмәте Фәләстин бәйсезлеген таныды


Аргентина тышкы эшләр министры 6 декабрьдә Фәләстинне рәсми дәүләт буларак тануын белдерде. Аргентина бу илне 1967 елда Израилнең Газзә сызыгы һәм Көнбатыш сызыгына басып кергән алты көнлек сугыш алдыннан кабул ителгән чикләре белән таный.

Латин иле Бразилия дә узган җомга көнне Фәләстинне әлеге чикләр белән дәүләт буларак бәйсезлеген таныган иде. Израил һәр ике илнең бу хәрәкәтен катгый хөкем итте. Израил Фәләстин бәйсезлегенең дәвамы бары тик Израил белән Фәләстин арасындагы сөйләшүләр белән генә мөмкин булачагын алга сөрә.

Мәгълүматларга караганда, тиздән башка Латин илләре - Уругвай һәм Парагвайның да Фәләстин бәйсезлеген танырга мөмкин.
Фәләстин башлыгы Мәхмүт Аббас Латин Америкага сәфәре вакытында шундый таләп белән чыккан иде.
XS
SM
MD
LG