Accessibility links

Кайнар хәбәр

НАТО Балтыйк илләрен һәм Польшаны Русиядән сакларга теләгән


WikiLeaks дөньяга чыгарган чираттагы документларда, 2008 елда Русия белән Грузия арасында булган кыска сугыш вакытында, НАТО Балтыйк илләрен һәм Польшаны саклау планын ныгытырга карар кылуы язылган.

Британиянең "Guardian" газетасы, соңгы WikiLeaks чыгарган мәгълүматларга таянып, НАТО Эстония, Литва, Латвия һәм Польшаны эченә алган махсус саклану төркеме төзүне планлаштырган булуы турында яза.

НАТО җитәкчелеге бу планның быел раслануын белдерә. Хатта Грузия низагыннан соң Балтыйк илләре белән Польша рәсмиләренең үз иминлекләре өчен борчылулары белдерелгән.

WikiLeaksта урын алган әлеге мәгълүматтән соң белдерү ясаган НАТО рәсмиләре НАТО илләре белән Русия бер-берсенә куркыныч янамый дип белдерде.
XS
SM
MD
LG