Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чили төрмәсендә янгыннан 81 кеше һәлак булды


Чили башкаласы Сантьягодагы төрмәдә янгын чыгып кимендә 81 кеше һәлак булды.

Башкаланың Сан-Мигель районында, өч меңләп тоткын ябылган төрмәдә янгын чәршәмбе иртән башланган.

Корбаннарның барысы да тоткыннар булганмы, юкмы - әлегә билгесез.

Хакимият тоткыннар төтеннән буылып үлгән булырга мөмкин дип исәпли.
XS
SM
MD
LG