Accessibility links

Кайнар хәбәр

Химки мәхкамәсе журналист Михаил Бекетовтан гаепләүне алды


Химки мәхкамәсе шәһәрнең хакимият башлыгы Владимир Стрельченкога яла ягуда гаепләнгән журналист Михаил Бекетовка карата гаепләү карарын гамәлдән чыгарды.

Түбәнрәк мәхкамә бу гаепләү белән Бекетовка биш мең сум штраф та билгеләп инде күп вакыт үтү сәбәпле аны түләүдән аза иткән иде.

Химки урманын яклап мәкаләләр язган Михаил Бекетов ике ел чамасы каты кыйналып инвалид булып калган иде.
XS
SM
MD
LG