Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ереван, Баку көч кулланса, Таулы Карабахны таныячагын әйтә


Мәскәүдә Бердәм иминлек килешүе оешмасы саммитында Әрмәнстан президенты Серж Саркисян, әгәр Азәрбәйҗан көч кулланса, Таулы Карабахның бәйсезлеген тану белән янады.

Саркисян “Азәрбәйҗан яңа хәрби авантюра башласа, Әрмәнстанның Таулы Карабах республикасын де-юре танып андагы халыкны мөмкин булган барлык чаралар белән яклаудан башка чарасы калмаячак дип белдерде.

Әрмән җитәкчесе Таулы Карабах низагын бары тик тыныч юл белән генә чишәргә чакырды.
XS
SM
MD
LG