Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бер төркем мәскәүле үзбәкне кыйнауда шикләнелә


Мәскәүнең “Третьяковская” метросында бер төркем яшьләр Үзбәкстаннан килгән 27 яшьлек егеткә һөҗүм иткән. “Интерфакс” хәбәр итүенчә, каты кыйналу нәтиҗәсендә баш миенә зыян килгән һәм борыны сынган үзбәк хастаханәгә озатылган. Әлеге хәлне күрүчеләр һөҗүм итүчеләрнең үтәмилләтчел шигарьләр кычкыруын әйтә.

Хәзерге вакытта милиция бу һөҗүмдә шикләнелгән алты мәскәүлене тоткан. Аның дүртесе 24-28 яшьлек ир кешеләр, икесе 18 һәм 19 яшьлек кыз.

Һөҗүм нәтиҗәсендә “милли нәфрәт нигезендә кеше сәламәтлегенә җиңелчә зыян салу” маддәсе белән җинаять эше ачылган. Гаепләүләр әле беркемгә дә белдерелмәгән.
XS
SM
MD
LG