Accessibility links

Кайнар хәбәр

Стокһольмдагы һөҗүмнең террор гамәле булуы белдерелә


Швециянең иминлек хезмәте SAPO кичә башкала Стокһольмдa булган шартлауның террор гамәле булуын белдерде.

Кичә кич шәһәрнең кеше күп йөри торган урамнарның берсендә бомба урнаштырылган машинаның шартлавы нәтиҗәсендә - һөҗүне оештырган кеше һәлак булды ике кеше яраланды.

Хәбәрчеләр террор һөҗүменең илдә зур паникага сәбәп булуын әйтә.

Швеция тышкы эшләр министры Карл Билдт "зур бер фаҗигә тудыра алачак террор һөҗүменең" аз зарар белән туктатылуын әйтте.

Шартлаудан бераз алда Швеция хәбәр агентлыкларына һәм газеталарга тавыш өстәлгән е-mail җибәрелгән булуы хәбәр ителә.

Стокһольм мәчете имамы шәйх Хәсән Муса һөҗүмне хөкем итте.
XS
SM
MD
LG