Accessibility links

Кайнар хәбәр

Идел-Уралдан ике хаҗия Согуд Гарәбстанында җирләнде


Татарстан һәм Башкортстаннан килгән олы яшьтәге ике хаҗия Согуд Гарәбстанында вафат булып шунда җирләнде.

Хаҗ башында ук Мәккә урамында Татарстанның Чистай шәһәреннән килгән бер хатын-кызны машина бәргән. Тикшерү казада аның үзенең гаепле булганын ачыклаган. Ханым кече хаҗны инде кылган булган.

Башкортстаннан килгән икенче бер ханым узган атнада Мәдинә хастаханәсендә астмадан вафат булды.

Икесенең дә балалары Согуд Гарәбстанына килде.

Татарстан мөфтиенең хаҗ эшләре урынбасары Аяз Миңгалиев сүзләренә караганда, туганнары ханымнарны Согуд Гарәбстанында җирләргә карар иткән, “чөнки хаҗ вакытында вафат булучаларны шунда ук күмәргә кушыла”.

Мөселманнар хаҗда үлүчеләрнең җәннәткә эләгүенә ышана.
XS
SM
MD
LG