Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия оппозициясе яңа партия төзеде


“Башбаштаклык һәм коррупциясез Русия” исемле демократик көчләр коалициясенең 13 декабрь булган корылтаенда Халык иреклеге фиркасен төзү турында карар кабул ителде.

Яшерен тавыш бирү нәтиҗәсендә яңа партиянең рәистәшләре итеп Владимир Рыжков, Михаил Касьянов, Борис Немцов һәм Владимир Милов сайланды.

Корылтайда сәясәтчеләр, икътисадчылар һәм хокук белгечләре катнашты.

Чыгыш ясаучыларның күбесе шимбә көнне Мәскәүдә булган тәртипсезлекләрдә хакимиятләрне гаепләде.

Корылтай низамнамә һәм программа кабул итү белән тәмамланды. Фирканең эшли башлавы өчен аны юстиция министрлыгында теркәлүе кирәк. Берничә ел элек Владимир Рыжков һәм Михаил Касьянов үзләренең фиркаләрен терки алмаганнар иде.

Кичә корылтай барган Измайлово кунакханәсе каршында Кремль яклы “Яшь Русия” хәрәкәте оппозициядәге бу яңа фирканең чит илдән акча алуына ишарә ясап, Микки Маус киемнәрен киеп пикет оештырды.

Теркәлү өчен кирәкле документларны партия җитәкчелеге юстиция министрлыгына киләсе елның язында тапшырачак. Фирка Дәүләт Думасы сайлавы һәм 2012 елда Русиядә президент сайлавына үз намзәтен тәкъдим итәргә җыена.
XS
SM
MD
LG