Accessibility links
төп эчтәлек
төп меню
эзләү
яңалыклар
башкортстан
татарстан
кырым
татар-башкорт дөньясы
сугыш
Безне томаладылар
шәлкемнәр
әңгәмә
комментар
дини тормыш
пәрәвез
фән-фәсмәтән
киноханә
Дөнья хәлләре
татарча подкаст
ӘЙДӘ ONLINE
IDEL.РЕАЛИИ
Безгә кушылыгыз!
БАШКА ТЕЛЛӘРДӘ
эзләү
Idel.Реалии
эзләү
артка
алга
Кайнар хәбәр
2010 ел мизгелләре
2 гыйнвар 2011
Татарстан һәм Башкортстанда җитәкчеләр алышынудан алып, декларациянең 20 еллыгы, җанисәп вә корылыкка кадәр бу сурәтләр 2010 елның вакыйгаларын тасвирлый.
1
2010 ел казадан башланды. 12 гыйнвар
Һаитида зилзилә
нәтиҗәсендә 200 меңнән артык кеше һәлак булды. Зилзиләнең ихтимал сәбәпләре турында
медиада шау-шу купты
.
2
12-28 февраль көннәрендә Ванкуверда
кышкы Олимпия уеннары
үтте. Башкортстан спортчысы
Ирек Зарипов
параолимпия уеннарында 4 алтын, 1 көмөш медаль яулады.
3
25 мартта Татарстанда хакимият алышынды. Ике дистә ел чамасы идарә иткән Миңтимер Шәймиевне
Рөстәм Миңнеханов алыштырды
.
5
Март ахырында Исландиядә
Eyjafjallajökull вулканы
"уяну" аркасында Европада берничә атнага очышлар туктатылды.
6
Украина парламенты Русиянең хәрби диңгез көчләрен
2042 елга кадәр Кырымда
калдыру турындагы килешүне раслады. Югары Рада утырышында төтеннәр чыкты, парламент рәисенә йомыркалар атылды. Бу карар кырымтатарларын
борчуга салды
.
7
9 май.
Җиңү көненең 65 еллыгы
Русиядә зурлап билгеләнде. Кызыл мәйданда үткән парадта беренче тапкыр американ хәрбиләре дә катнашты.
8
Июнь аенда Мексика култыгында BP ширкәтенең нефть чыгару җайланмасы шартлау нәтиҗәсендә, зур күләмдә нефть суга таралды. Тирә-юнь мохитка зур
зыян килде
.
9
Июнь аенда Кыргызстанда кыргызлар белән үзбәкләр арасында купкан низаг нәтиҗәсендә, йөздән артык кеше корбан булды, дистәләрчә мең үзбәк торган җирен ташлап,
илдән качты
.
10
Июнь-июль айларында Көньяк Африкада үткән дөнья беренчелегендә
вувузела курае
күп тавыш чыгарды.
11
9-12 июль көннәрендә Биләрдә республика яшьләренең XIV
"Сәләт-Биләр" фестивале
үтте.
12
19 июль Башкортстанда да хакимият алышынды. Ике дистә ел чамасы идарә иткән Мортаза Рәхимов урынына
Рөстәм Хәмитов килде
.
13
Июль-август айларында эсселек Русиядә моңарчы күрелмәгән
янгыннарга сәбәп булды
.
14
Июль аенда Мәскәү активистлары
Химки урманын яклау
өчен көрәште.
15
31 июль җыелу иреген яклап уздырылган чара вакытында оппозиция җитәкчесе
Борис Немцов тоткарланды
.
16
Август ахырында американ гаскләрләренең төп берәмлекләре
Гыйрактан чыгарылды
. 2011 ел азагына кадәр калачак 50 меңләп хәрби гыйракларга иминлек сакларга өйрәтәчәк.
17
Август ахырында Казанда IV Бөтендөнья
татар яшьләре форумы
форумы үтте.
18
Татарстанның суверенлык турында декларация кабул итүенә
20 ел тулды
.
19
12 сентябрь Төркиядә конституциягә үзгәрешләр кертү максатында
референдум үтте
. Халыкның күпчелеге реформаларны яклап тавыш бирде.
20
Сентябрь ахырында Русия президенты Дмитрий Медведев Мәскәү мэры
Юрий Лужковны вазифасыннан алды
.
21
9 октябрь көнне Уфада күренекле татар җырчысы, Татарстан һәм Башкортстанның халык артисты
Фәридә Кудашева вафат булды
.
дәвам
2010 ел мизгелләре
XS
SM
MD
LG