Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин: Русиядә экстремизмга каршы көрәшергә кирәк


Русия премьер-министры Владимир Путин телефон аша халык белән сөйләшүендә, илдә экстремизм күренешләренә каршы көрәшергә кирәк, дип белдерде. Русия ватандашлары илнең һәр почмагында тыныч яшәргә тиеш, диде Путин.

Сөйләшүдә Путин Мәскәүнең Манеж мәйданында узган атнада булган бәрелешләр турындагы сорауга да җавап бирде.

Русия баш прокуратурасы мәгълүматларына караганда, шимбә бәрелешләрен тикшерү өчен “тәртипсезлек оештыру” һәм “милләтара нәфрәт тудыру” турында 22 җинаять эше ачылган.

Хокук яклаучылар Русиядә радикал яшьләр төркемнәре үз эшчәнлекләрен арттырачак, дип фаразлый.

Рус милләтчеләренең бу эшенә катгый сәяси җавап кирәк, ди “Сова” хокук яклау үзәге рәисе урынбасары Галина Кожевникова.
XS
SM
MD
LG