Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия президенты Кабарда-Балкар халкының мөфти үлеме кайгысын уртаклашты


Русия президенты Дмитрий Медведев Кабарда-Балкар мөфтие Әнәс Пшихачевны үтерүдән соң мфтинең гаиләсе һәм республиканың мөселман җәмәгатьчелеге кайгысын уртаклашты.

Пшихачев үзенең туры сүзле булуы аркасында һәлак булды, диде Медведев. Җинаять урынында республика президенты Арсен Каноков та булып китте.

Кичә кич Нальчикта билгесез ике кеше мөфтине өеннән чакырып алып аңа ут ачты. 47 яшьлек мөфти шунда ук үлде.

“Кеше үтерү” һәм “канунсыз корал тоту” гаепләүләре нигезендә җинаять эшләре ачылды.
XS
SM
MD
LG