Accessibility links

Кайнар хәбәр

Вакыйгалар дисбесе: декабрь уртасы


Вьетнам базарының ябылуы күпләр өчен авырга килде
Вьетнам базарының ябылуы күпләр өчен авырга килде

Казандагы социаль һәм сәяси вакыйгалар, мәдәни тормыш Русиядә һәм чит илләрдә яшәүче милләттәшләр өчен әһәмиятле. Соңгы атнада булган вакыйгалар дисбесе хәзерге чор рухындагы "төймәләрдән" тора.


Мәскәүдә футбол фанатлары булып саналган милләтчеләрнең читтән килгәннәрне кыйнавы зур бәрелешләргә китергән иде. Пәнҗешәмбе көнне шундыйрак кызу башлар Казан Кирмәненә килә дигән имеш-мимешләр дөрескә чыкмады. Кирмәнне саклаучы милиция хезмәткәрләре пикет үткәрергә дип Казан Кирмәне тыюлыгына керергә теләгән “Яблоко” фиркасе вәкилләрен туктату белән шөгыльләнде.

Бу фирканең сайлауларда уңышсызлыкка очравы Казан Кирмәнендә хәл ителә алмый, “Бу – тарихи һәйкәл”, дип аңлатты зәңгәр погонлы экскурсоводлар. Әйтергә кирәк, бу көнне Татарстан президенты бөтенләй Казанда түгел, ә Куала-Лумпурдан кайтышлый Новосибирскига кереп, уртак эшләр турында сөйләшеп йөри иде.

Бу атнада төп социаль гауга Вьетнам базары тирәсендә кабынды. Пермьдәге “Хромая лошадь” (“Аксак ат”) клубында ук кебек янгын чыкмасын өчен, бу базарны ябып кую көтелмәгән каршылыкка китерде. Меңнәрчә кеше эшсез һәм икмәксез калды, Яңа ел алдыннан очсызлы тауар алырга теләгән сатып алучыларга да зыян килде. Шуңа күрә бу төенне тизрәк чишәргә тырышалар.

Бронислав Комаровски: “Татар иярдә туа”

25 ноябрьдә Гданьскида Польша татарларына һәйкәл ачылышында Польша президенты Бронислав Комаровски катнашып, үзенең татар нәселеннән булуы турында әйтүе татар дөньясын дулкынландырып җибәрде.

Протоколга күрә дәүләт башлыгы килгәндә, башка илләрдән аңа бәрабәр рәсми затларның катнашуы гадәткә кергән. Комаровски янында Польша дәрәҗәсендәге рәсми дәүләт Русия вәкиле булмады. Татарстан исеменнән анда республиканың Питербурдагы тулы хокуклы вәкиле Шамил Әхмәтшин хөкүмәт исеменнән барган иде. Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчесе Ринат Закиров, күренекле артист Владимир Васильев һәм “Халкым минем" телевизион програмын алып баручы Ләйсән Садретдинова катнашты..

Польша президентының чыгышы бары тик рус телендә “Звезда Поволжья” газетында басылып чыккан иде. Ниһаять, Комаровски чыгышының татарчасын да укырга насыйп булды. “Мәдәни җомга” газетының 17 декабрь санында басылып чыккан бу мөрәҗәгать “Татар иярдә туа” дип атала. “Һәркемгә яхшы мәгълүм: әгәр татар кемне дә булса якын итсә, ул аны бөтен йөрәге белән ярата. Польша җирендә яшәп калган татарлар да илебезне нәкъ менә шулай яраткан”, дигән сүзләр дә бар анда.

Камал театры Балтыйк ягына сәфәргә чыга

"Телсез күке" әсәре дә Латвиядә күрсәтеләчәк
Балтыйк илләрендә, Беларуста һәм Польшада яшәүче татарларны Казанда бервакытта да онытмыйлар. Сабан туйларына, җыр фестивальләренә баручылар аннан илһамланып кайта. Әмма татар театры Балтыйк буйларына барганга 20 ел үтеп киткән. Советлар берлеге таралырга санаулы айлар калганда, Рига, Таллинн һәм Вильнюс шәһәрләрендә камаллар “Әлдермештән Әлмәндәр” һәм “Казан егетләре” спектакльләрен уйнаганнар. 24-26 декабрьдә Рига шәһәрендәге А.Чехов исемендәге рус театры бинасында Камал театры артистлары сәхнә тотачак.

“Яшь йөрәкләр”, “Телсез күке”, “Кара чикмән” спектакльләрен карарга Латвиядән генә түгел, Эстония һәм Литва дәүләтләрендә яшәүче татарлар да килергә җыена.

Әйтергә кирәк, “Телсез күке” әсәренең авторы драматург Зөлфәт Хәкимнең иҗат кичәсе Камал театры бинасында 24 декабрьдә үтәчәк.

Өлкән журналист Рәис Сабиров белән хушлашу

Бу атнада Казан җәмәгатьчелеге иң өлкән журналистларның берсе “Социалистик Татарстан” газетының элекке баш мөхәррире Рәис Сабировны соңгы юлга озатты. Әдәби тәрҗемә, татар газетының теле мәсьәләләре белән шөгыльләнгән Рәис әфәнде рус телендә дә иҗат итүе белән билгеле. Ул озак еллар дәвамында Советлар Берлегенең баш газеты “Правда”ның Татарстан һәм Мари республикаларындагы үз хәбәрчесе булып эшләгәннән соң, Татарстанның татар телендәге баш газетын җитәкләде.

Татнетның билгесез йолдызлары

Хәзерге заманда татар дөньясы кечерәеп калды, аралар якынайды. Татар интернет сәхифәләренә керүчеләр хәзергә әллә ни күп булмаса да, алар үзара ярышып яши. 2003 елдан башлап һәвәскәр интернетчылар тарафыннан оештыручы “Татнет йолдызлары” бәйгесендә быел 231 сәхифә катнашкан.

Интернет-проектларның халыкара бәйгесе дәүләт дәрәҗәсендә оештырылачак заманнар да булыр әле. Хәзергә бу бәйгедә катнашучы интернет-ресурсларның тулы исемлеге һәм статусы күпләргә билгесез. Шундый дәрәҗәле исемдәге ярышта җиңүчеләр турында мәгълүмат сирәк очрый.

Быел 10 номинациядә җиңүчеләр арасында “Татарстан бизнес онлайн” электрон газеты, Казанның 20нче мәктәбе сәхифәсе, Татарстан автономияле республиканың 90-еллыгына багышланган портал, Kazan-24.ru сәхифәсе, Саба районы Мишәбаш авылының башлангыч мәктәбе сәхифәсе дә бар. Җае чыкканда без татар сәхифәләре турында тулырак мәгълүмат та бирербез.

Җиһанда яңа галактика табылды

Зур йолдызлар ерактан күренә, диләр. Миллионнарча йолдызлар тупламасыннан торган моңа кадәр билгесез галактиканы Казан астрономнары 7 декабрьдә ачты. Ул Җирдән 2 миллиард яктылык елы ераклыгында урнашкан. “Азатлык” радиосы бу ачыш белән якын киләчәктә сезне таныштырырга җыена.

Ирек Мортазин колониягә күчерелми

Казанның атаклы 2нче колониясендә интернет-кибет ачканнар. Теләгән кеше үзенең төрмәдә утыручы якыннарына азык-төлек, кием-салым җибәрәсе килсә, ул интернет аша кирәкле тауарны сатып алып, мәхбүсләргә җибәрә ала. Бер күчтәнәчнең авырлыгы 20 килодан артмаска тиеш.

Чын төрмәләр өчен виртуаль кибет белән Русиянең төрле тарафларда яшәүче 4 мең кеше кулланган да инде. Ләкин мондый мөмкинлек бары тик Казанда, Алтай төбәгендә һәм Питербурдагы колониядә утыручыларга гына тәкъдим ителә. Мәсәлән колония-биләмәдә утыручы Ирек Мортазинга интернет аша күчтәнәч җибәреп булмый.

Киресенчә, Ирек Мортазинның катырак шартларга күчерелү мөмкинлеге турында матбугатта әйтелгән иде. Узган атнада Менделеев район мәхкәмәсенә Татарстанның төзәтү колонияләр идарәсеннән Мортазинны гомуми режимдагы колониягә күчерү тәкъдиме килгән иде. Сәбәбе – Мортазин иркенрәк шартлардагы биләмәдә утырганда тәртип бозган, диелә. Әмма соңрак идарә бу тәкъдимне кире чакыртып алды, чөнки прокуратура Мортазинны тәртип бозуын инкарь иткән.
XS
SM
MD
LG