Accessibility links

Кайнар хәбәр

Петербур зыялылары Медведевка Ходорковскийны яклап хат язды


Петербур зыялылары ЮКОСның элекке җитәкчеләре Михаил Ходорковский һәм Платон Лебедевны яклап президент Дмитрий Медведевка хат юллады.

Яңа хатта икенче гаепләү турында хөкем карарын чыгаруның 15 декабрьдән 27 декабрьгә күчерелүе “карарның инде мәхкәмәдән читтә чыгарылган булуы” турындагы уйларга этәрә, диелгән.

Хатка Нина Катерли, Лев Пономарев, Евгений Ихлов, Борис Вешневский, Петербурның хокук яклау шурасы әгъзаләре кул куйган. Шулай ук хатны имзалаган язучы Борис Стругацкий хөкем карарының кичектерелүен начарга фаразлый.

"Карарны кичектерүнең максаты аның тирәсендәге киеренкелекне йомшарту иде, хакимиятләр күпмедер дәрәҗәдә максатка иреште. Һәм өстәвенә яллар башлана, хөкем эшен күзәтергә дип килгән чит ил кешеләре кайтып китә, хакимиятләргә шул кирәк тә", ди язучы.

Премьер Владимир Путинның кичә халык белән туры эфирда аралашуы вакытында Ходорковский турында әйткән сүзләрен зыялылар мәхкәмәгә басым ясау дип бәяләде.
XS
SM
MD
LG