Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада такырбашларга хөкем карары чыгарылды


Үтәмилләтче такырбашларга хөкем карары чыгарыла (архив фотосы)
Үтәмилләтче такырбашларга хөкем карары чыгарыла (архив фотосы)

Уфа шәһәренең Совет районы мәхкәмәсе бер төркем урыс милләтче такырбашларга хөкем карары чыгарды. Яшь неонацистлар милли күралмаучылык нигезендә җинаятьләр кылган.

Бу җинаятьләрне тикшерү ике ярым елга сузылды һәм менә ниһаять аңа нокта куелды. Әле 2008 елның май аенда ук Уфаның Октябрь проспекты урамындагы бер йорт ишегалдында җиде кешедән торган такырбашлар төркеме чит илдән килеп биредә укучы ике егетне тотып каты кыйный. Ә 17 яшьлек неонацист пычак чыгарып бер егеткә чәнчеп тә ала.

Шул хәлдән соң ике атна үтүгә, шушы ук төркем скинхедлар бер ял итү-күңел ачу үзәге янында тагын да өч егеткә ташлана һәм тукмап ташлый. Аларны да такырбашлар чит ил кешеләре дип уйлап һөҗүм итә. Бер егеткә тагын пычак белән кадыйлар. Әмма каза күрүче егетләрнең икесе Русия ватандашлары булып чыга.

Гаепләнүче скинхедлар, тикшерү барышында, үз гаепләрен танымый. Ләкин, Башкортстан прокуратурасыннан хәбәр итүләренчә, дәүләт гаепләүчеләре, тикшерүчеләр неонацистларның гаепле булулары турында җитәрлек дәлилләрне туплаган. Нәтиҗәдә, каза күрүчеләрнең сәламәтлегенә зур зыян салган ике скинхедка дүрт ярым елга төрмә җәзасы бирелде. Калган такырбашлар шартлы җәза белән котылып калды.

Атнакич көнне Уфада матбугат очрашуы оештырган Федераль иминлек хезмәтенең Башкортстан идарәсе башлыгы Палагин әфәнде: “Бездә Мәскәүдә һәм башка шәһәрләрдә соңгы көннәрдә булган кебек хәлләргә юл куелмаячак, бездә тынычлык”, дип белдерде. Күрәсең, ул, Уфада эшкә тәгаенләнгәнче, Башкортстанда такырбашлар кылган кайбер хәлләрдән хәбәрдар түгелдер.
XS
SM
MD
LG