Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин Дума сайлавында партия исемлеген җитәкләүне кире какмый


Русия премьер-министры Владимир Путин киләсе елда үтәчәк Дәүләт Думасы сайлавында хакимияттәге "Бердәм Русия" фиркасенең партия исемлеген җитәкләү мөмкинлегеннән баш тартмавын белдерде.

РИА Новости хәбәр агентлыгы аның моны дәүләт телевидениесенә интервьюда әйткәнлеген белдерә.

Киләсе елдагы Дума сайлавын күпләр 2012 елгы президент сайлавы алдыннан бер сынау дип күрә. Күпләр ул президент сайлавында Путин яңадан президент кәнәфиенә кайтачак дип исәпли.

Путин да, президент урынында аны алмаштырган Дмитрий Медведев та, 2012 елгы президент сайлауда бер-беренә көндәш булмыйча килешеп эш итәчәкләрен белдергән иде.
XS
SM
MD
LG