Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кытай премьеры Кытай-Пакстан мөнәсәбәтләрен мактый


Исламабадка килгән Кытай премьер-министры Уэн Дзябао Кытай-Пакстан мөнәсәбәтләрен мактап чыгыш ясады.

"Кытай-Пакстан мөнәсәбәтләре вакыт һәм дөньядагы вәзгыятьләренең үзгәреше сынауларын үтеп, социаль яктан бер-береннән нык аерылган ике күрше илнең ничек итеп тыныч һәм ышаныч белән хезмәттәрлек итә алуы үрнәгенә әверелде. Кытай-Пакстан мөнәсәбәтләре киртәләрне үтеп төбәктәге һәм дөньядагы илләргә ныграк тәэсир итә башлады. Кытай-Пакстан хәрби бәйләнешләрен ныгыту Кытайның ныклы планы. Ул бернинди шартларда да үзгәрмәячәк”, - диде Уэн.

Ике ил җомга көнне энергия, тимер юл транспорты, төзелеш, авыл хуҗалыгы һәм мәдәният өлкәләренә караган, тулаем бәясе 20 миллиард доллар исәпләнгән килешүләр имзалады.
XS
SM
MD
LG