Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европада кар һәм салкыннар транспорт хәрәкәтен чикли


Европада күп кар яву һәм һаваның гадәттән тыш салкын булуы сәбәпле һава һәм авто транспорты эшчәнлеге кыенлыклар кичерә.

Дөньядагы иң зур һава аланы “Һитроу”эшчәнлеге туктап калды диярлек. Британиянең башка зур һава аланнары да чикләнгән күләмдә генә эшли.

Франция башкаласы Парижда да кар күп яуды. Парижның Шарль де Голль һава аланында очышларның чиреге берничә сәгатькә кичектерелде. Машина юлларында да хәрәкәт чикләнгән.

Германиянең иң зур Франкфурт һава аланында 1330-лап очышның 500-дән артыгы кичектерелде.
XS
SM
MD
LG