Accessibility links

Әфганстанда гыйсъянчылар унлап хәрбине үтерде


Әфганстан башкаласы Кабулда һәм илнең төньягында бүген гыйсъянчыларның яңа һөҗүмнәре булды.

Кабулда ике интихарчы күнегүләр үтүче хәрбиләр утырган автобуска бомба белән һөҗүм итеп биш хәрбине үтерде.

Полиция әйтүенчә, интихарчылар башта автобуска ут ачкан, аннан соң аларның берсе үзендәге бомбаны шартлаткан.

Төньяктагы Кундуз шәһәрендә хәрби хезмәткә алу үзәгендә өч интихарчы һөҗүм итеп кимендә дүрт әфган хәрбиен үтерде.

Бүген Әфганстанда шулай ук бер НАТО көчләре хәрбие дә һәлак булды. Шуның белән быел Әфганстанда һәлак булган чит ил хәрбиләре саны 700-гә тулды.
XS
SM
MD
LG