Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гыйракта яңа хөкүмәтне тәкъдим итү кичектерелә


Гыйрак премьер-министры Нури әл-Мәлики илнең яңа хөкүмәтен тәкъдим итүне ике көнгә кичектерергә булды.

Хакимият коалициясе әгъзаларының саклану, эчке эшләр һәм иминлек министрлыкларын кемнәр җитәкләячәге турында килешә алмавы әйтелә.

Яңа хөкүмәт раслау өчен парламентка 25 декабрьгә кадәр тәкъдим ителергә мөмкин.

Гыйракта 7 мартта үткән парламент сайлавыннан соң, озакка сузылган сәяси кризис башланды. Тарафлар коалиция төзү турында бары тик ноябрь аенда гына килешә алды.
XS
SM
MD
LG