Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медведев Һиндстанда сөйләшүләр үткәрде


Русия президенты Дмитрий Медведев бүген Һиндстанда сөйләшүләр үткәрде.

Сәфәр барышында икътисадый хезмәттәшлек, аерым алганда яңа буын атом реакторын бергәләп ясау турында килешүләр имзаланды.

Икенче бер килешү нигезендә Русия белгечләре Һиндстанның көньягында атом электр станциясе төзелешендә катнашачак.

Медведев белән сөйләшүдән соң Һиндстан премьер-министры Манмоһан Сиң «Без күпсанлы тармакларга караган берничә мөһим килешү имзаладык. Бу безнең саклану һәм атом тармакларындагы күптәнге ныклы хезмәттәшлекне башка тармакларга да җәелдерү теләкләребезне чагылдыра”, - диде.

Очрашуларда шулай ук иминлек, террорчылыкка каршы көрәш мәсьәләләре күтәрелде, Һиндстанга Русиянең һөҗүм очкычларын сату мөмкинлеге каралды.

Ике ил җитәкчеләре 2015 елга үзара сәүдә күләмен 20 миллиард долларга җиткерергә ниятләнүләрен белдерде.
XS
SM
MD
LG