Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чернобыль туризм үзәгенә әверелә


Чернобыль атом казасының 25 еллыгына багышлап Чернобыль зонасы киләсе елдан туристлар өчен ачылачак.

“Чернобыль интеринфорт” дәүләт ширкәте мөдире Оксана Нор әйтүенчә, белгечләр туристлар өчен куркынычсыз берничә тамаша кылу юлы әзерләгән.

Әлеге юлларның барысы да кешеләр ташлап киткән Припяти һәм Чернобыль шәһәрләре, 2000 ел ахырында ябылган атом электр станциясе аша үтә.

Туристларга теләгән очракта өстәмә саклану киемнәре биреләчәк.

Табиблар рөхсәт ителгән урыннарда биш көнгә кадәр тору кеше сәламәтлеге өчен куркынычсыз дип ышандыра.

Әмма Дәүләт экология хезмәтендә Чернобыль казасы зонасы тиешенчә өйрәнелмәгән, анда кайбер урыннар кеше сәламәтлеге өчен куркынычлы булырга мөмкин дип кисәтә.
XS
SM
MD
LG