Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ямадаевны үтерүдә гаепләнүчеләр киләсе елда иреккә чыгарга мөмкин


Дубай мәхкамәсе Сулим Ямадаевны үтерүдә гаепләнүче ике кешенең гомерлек төрмә җәзасын 27 айлык төрмә җәзасына алмаштыра.

Мәхкамәнең әлеге карары нәтиҗәсендә алар киләсе елда ук иреккә чыгарга мөмкин. Бу карарның рәсми нигезе әлегә хәбәр ителмәсә дә, җирле киңкүләм мәгълумат чаралары Ямадаев туганнарының бу ике кешегә карата дәгъвасы юк дип белдерә.

“Восток” чечен батальонының элекке башлыгы, Русия каһарманы Сулим Ямадаевка һөҗүм Дубайда 2009 елның язында булды. Бер елдан ике гаепләнүчегә хөкем карары чыгарылды. Аларның берсе Иран, берсе Таҗикстан ватандашы.
XS
SM
MD
LG