Accessibility links

Кайнар хәбәр

Химки урманын яклаучылар башлыгы Чирикова тоткарланды


Мәскәү үзәгендә “Химки урманын яклау” хәрәкәте җитәкчесе Евгения Чирикова тоткарланды.

Чирикова әйтүенчә, аны һәм Мәскәү яныдагы Жуковский шәһәре тирәсендә Цагов урманын яклаучы Михаил Юрицынны 2012 елгы президент сайлауга багышланган флэшмобтан соң тоткарлаганнар.

Әлеге чарада катнашучылар шулай ук Химки хакимияте башлыгы Владимир Стрельченконы вазифасыннан алу таләбе белән имза җыйган булган.
XS
SM
MD
LG