Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәү Банкына карата җинаять эше ачылды


Русия тәртип саклау оешмалары Мәскәү хакимитенә караучы Мәскәү Банкына карата җинаять эше ачты.

“Коммерсант” газеты язуынча, бу эш Мәскәү Банкының 2009 елда билгесез бер ширкәткә 415 миллион долларлык кредит бирүе белән бәйле.

Әлеге ширкәт бу акчага элекке Мәскәү меры Юрий Лужковның хатыны Елена Батуринадан җир сатып алган диелә. Тикшерүчеләр җир махсус арттырылган бәйгә алынган дип шикләнә.
XS
SM
MD
LG