Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркия һәм Иран җитәкчеләре Тәһран атом програмы турында сөйләште


Мәхмүт Әхмәдиниҗат(с) һәм Рәҗәп Таййип Эрдоган
Мәхмүт Әхмәдиниҗат(с) һәм Рәҗәп Таййип Эрдоган
Истанбулда Иран президенты Мәхмүт Әхмәдиниҗат белән Төркия премьер-министры Рәҗәп Таййип Эрдоган ябык ишекләр артында Тәһранның атом програмына бәйле мәсьәләләр турында сөйләште.

Кичә ике илнең тышкы эшләр министрлары очрашуында да сүз шул турыда барды.

Гыйнвар аенда Истанбулда алты ил белән Иран арасында Тәһранның амом програмына багышланган чираттагы очрашу үтәчәк.

Иран-Төркия сөйләшүләре Икътисадый хезмәттәшлек оешмасы саммиты читендә үтте. Бу саммитта катнашу өчен Истанбулга шулай ук Әфганстан, Пакстан, Азәрбәйҗан һәм биш Үзәк Азия республикасы җитәкчеләре килде.
XS
SM
MD
LG