Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Безнең гәҗит” укучыларын ит һәм юл бәяләре борчый


Газет гадәттәгечә көн кадагындагы яңалыклар белән таныштырырга ашыга. Ләкин укучыларны “Ит күпме тора?” кебек сораулар күбрәк борчый, ахрысы.


Бу көннәрдә Казан халкының үтемле бәягә ит эзләвен еш ишетергә, күрергә туры килсә, “Безнең гәҗит” авыл халкының шәһәрдәге бәяләр белән кызыксынуын әйтә. Авылларда сугым вакыты булганлыктан, җирле халыктан төрле калалардан килеп, ит җыеп китәләр.

Авыл һәм шәһәр бәяләре күпкә аерыла, булса кирәк. Газет журналисты Эльвира Фатыйховага шалтыратканның күбесен бер сорау борчыган: Казанда ит бәясе нинди?

Ит бәясе арткан ди...


“Безнең гәҗит” редакциясенә мөрәҗәгать иткән Раушания апа белдергәнчә, аларның авылларында (Апас районы) итнең килосын 155 сумнан җыеп китәләр. Ул Казандагы бозау итенең бәясе белән кызыксына. Шундый рухтагы сораулар күп килгәч, газет журналисты башкаланың базарларына чыгып, ит бәяләрен белешкән.

Беренче әңгәмәдәше, Сабадан килгән бер апа аңа автобус бәяләре белән беррәттән ит бәясенең дә 15 сумга артуын әйтә. Ләкин авылларда бозау итен 155кә җыйсалар, Эльвира базарда шундый ук итне 170 сумга таба алмый.

“Сөякле, кабыргалы урыннары 175 сумнан йөри. Үгезнең койрыгын ваклап турап, шул бәядән сатып яталар. Гел сөяк кенә булуына карамастан. Ә гел ит булган урыннары – 260-290 сум! Яшь бозау ите, кимендә, 220 сумнан йөри. Шуннан уртачасын үзегез исәпләп чыгарыгыз”, дип сүзен дәвам итә Фатыйхова.

Шунда ук “Безнең гәҗит” журналисты базарда дуңгыз ите күп булуын әйтә. Мае 40 сум торса, ите 180-210 тирәсендә икән.

“Сарыкның муен өлешләренең килосы – 175 сум, кабыргалары 205-215 сум булса, ите – 220-250сум”, ди каләм иясе базар бәяләре белән кызыксынуын дәвам итеп.

Кош-корт итләренә килгәндә дә бәяләр гади халыкны чеметерлек икән. Күркә белән тавык ите бер тирәдә ди Эльвира, килосын 285 сумга кадәр күтәргәннәр. Каз – 230-270 сум, үрдәк – 180-200, куян итенең 230-250 сум торганын белдек Фатыйхованың “Ит күпме тора?” исемле язмасыннан.

Тамчыдан күл җыела

Шул ук санда газет укучылары юл йөрү бәяләре артуга борчылу белдерә. Алар түрә һәм депутатларның гади халыкны шул хәтле “кайгыртуларына” гаҗәпләнә.

“18 сумлык билет алып, эшкә барып кайту өчен дә 22-23 көнгә 800 сум тирәсе җыела. Ике транспортка утырырга туры килсә һәм гаиләдә ике-өч кеше җәмәгать транспортыннан файдаланса, гаилә казнасына килгән чыгымның шактый саллы булуы аңлашылмый калмас”, ди газетның даими авторы Вагыйзов.

Ләкин тормыш үз юлыннан ага бирә, юл бәяләре артты дип, шәһәр эчендәге автобусларда да кеше кимемәгән, базарларда да халык шау-шуы тынмый, ди “Безнең гәҗит”нең тугры укучысы Марат.
XS
SM
MD
LG