Accessibility links

Кайнар хәбәр

Вашингтон һәм Брюссель Мински белән мөнәсәбәтләрен үзгәртмәкче


Кушма Штатлар һәм Европа Берлеге Беларустагы президент сайлау нәтиҗәләренә протест митингын көч белән куып тараткан һәм кайбер катнашучыларны киңкүләм тәртипсезлекләр оештыруда гаепләгән Мински белән мөнәсәбәтләрен үзгәртергә җыена.

АКШ дәүләт секретаре Һиллари Клинтон һәм Европа Берлегенең тышкы эшләр өчен җаваплы баш вәкиле Кэтрин Эштон Минскидагы протест чарасында тоткарланганнарның барысын да азат итәргә чакырып уртак мөрәҗәгать белән чыкты.
XS
SM
MD
LG