Accessibility links

Самар өлкә татар мохтарияте еллык эшчәнлегенә хисап тотты


Самарда 22 ел буена “Туган тел” исемле татар өлкә оешмасы эшләп килә. Федераль кануннарга таянып, өлкә мохтариятен дә оештырганнар иде. Аны Самар шәһәренең Дума депутаты Мидхәт углы Миннәхмәт Халиуллов җитәкли.


Әлеге оешманың исәп-хисап җыелышына Самардан тыш Сызран, Тольятти шәһәрләреннән дә делегатлар килде. Мохтарият рәисе Миннәхмәт Халиуллов эшләгән эшләренә, уздырган чараларына хисап тотты. Аның чыгышыннан күренгәнчә, 2010 елда мохтарият:

- татар балалары өчен зурлап чыршы бәйрәме уздырган;
- Нәүрүз бәйрәмендә 18-25 яшьлек татар егетләрен көрәштергән;
- Бөек Җиңүнең 65 еллыгына өлкәдәге барлык татар сугыш ветераннарын котлаган;
- Гали авылында Федераль Сабан туен уздыруда көч куйган.

Самар тарихында беренче мәртәбә өлкәдәге татар яшүсмерләрен чакырып, татарча көрәш уздырдылар һәм бу тулысынча татар эшкуарлары акчасына барды.


Халиуллов үз акчасына Сөмбелә уңганына кыйммәтле бүләк тапшырды. Шул ук вакытта юбилейларны уздыруда да зур матди чыгымнар тотканнар.

Мохтарият рәисе әйтүенчә, киләсе елгы планнарында “Бердәмлек” газетының иганәчесе булу һәм шагыйрь Гакыйл Сәгыйревнең музеен ачу каралган.

Фикер алышулар кайнар хисләргә уралып барды. Мохтариятнең эшен “канәгатьләнерлек” дип бәяләделәр. Алдагы биш елга рәис итеп, Миннәхмәт Халиуллов сайланды.

Мохтарият киңәшмәсендә шулай ук татар авыллары өчен актуаль булган китаплар җитмәү проблемы каралды. Бүгенге көндә татар авылларындагы китапханәләрдә татар китаплары юк дәрәҗәсендә.

Мохтарият бу мәсьәләгә ничек карый, дигән соравыма: “Китапларны Казаннан ташуны җайга салачакбыз, малыбызны китап алуга юнәлтәчәкбез”, диде Самар өлкә татар мохтарияте рәисе Миннәхмәт Халиуллов.
XS
SM
MD
LG