Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медведев: Түрәләр мәхкамәдән элек сүз әйтергә тиеш түгел


Русия президенты Дмитрий Медведев бер генә дәүләт түрәсе дә теге яки бу җинаять эше турында мәхкамә карары чыгарылганчыга кадәр үз фикерен әйтергә хаклы түгел дип белдерде.

Медеведев моны бүген Русиянең өч федераль каналы җитәкчеләренә интервьюда Ходорковскийга мөнәсәбәте турындагы сорауга җавап биргәндә әйтте.

Узган атнада телевидение аша туры эфирда халык сорауларына җавап биргәндә премьер-министр Владимир Путин ЮКОСның элекке җитәкчесе Михаил Ходорковский язмышы турындагы сорауга аның гаебе мәхкамә тарафыннан расланган һәм “карак төрмәдә утырырга тиеш” дип җавап биргән иде.

Ходорковскийның адвокатлары аның гаепсезлек өстенлеге хокукы бозылуы һәм аны хөкем итүче мәхкамәгә басым ясалуы турында белдерә.
XS
SM
MD
LG