Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иран галәмгә яңа иярчен җибәрергә әзерләнә


Тәһран – Иранның саклану министры Әхмәт Ваһиди Иранның якын арада галәмгә яңа иярчен җибәрәчәген игълан итте. Фаҗр (ягни, Таң) дип аталган иярчен кояш энергиясе ярдәмендә эшләячәк. Ваһиди сүзләренчә, бу иярчен киләсе елның март аена кадәр җибәреләчәк.

Моннан тыш, шушы елның августында җибәрелергә тиеш булган Рашад 1 иярчене Ислам республикасына 32 ел тулган көнне, 11 февральдә җибәреләчәк.

2009 елның февраль аенда Иран үзенең беренче "Омет" дип аталган иярченен галәмгә чыгарган иде.
XS
SM
MD
LG