Accessibility links

Кайнар хәбәр

Киевта Украинаның элекке эчке эшләр министры Юрий Луценко тоткарланган


Киев – Якшәмбедә Киевта Украинаның элекке эчке эшләр министры Юрий Луценко тоткарланган.

Луценко партиясенең матбугат үзәге хәбәр итүенчә, аны үзе яшәгән йорты алдында тоткарлаганнар.

Украинаның баш прокуратурасы әлегә моңа бер аңлатма да бирмәде.

Элегрәк прокуратура Луценконың хакимияттә чагында бюджет акчаларын сарыф итү эшен тикшергән иде.

Элекке министрга Җинаятьләр кодексының ике матдәсе нигезендә гаепләүләр белдерелгән.
XS
SM
MD
LG