Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иран Әфганстанга ягулык алып баручы машиналарга юл ачты


Тәһран – Иран хакимиятләре Әфганстанга ягулык алып баручы йөк машиналарга чикне узарга ниһаять рөхсәтен биргән.

Иран хакимиятләре, әлеге ягулык Әфганстандагы халыкара хәрбиләр өчен булырга мөмкин дип, бу машиналарны 3 атна элек туктаткан иде. Әфганстан рәсмиләре, бу ягулык фәкать тыныч халыкның ихтыяҗы өчен дип, Тәһранның шикләнүләрен кире какты.

Әфганстанның вице-президенты Касыйм Фәһим сүзләренчә, Тәһранда үткән сөйләшүләр нәтиҗәсендә тарафлар аңлашуга ирешкән.
XS
SM
MD
LG