Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иран хакимиятләре көрд активистына үлем хөкемен кичектерде


Тәһран – Иран хакимиятләре көрд активисты Хәбибулла Латифига чыгарылган үлем хөкемен кичектереп торырга карар иткән. Бу турыда аның адвокаты Немат Әхмәди хәбәр итте.

Латифи сепаратист төркем белән хезмәттәшлек итү һәм диннән тайпылу өчен 2008 елда үлемгә хөкем ителгән иде. Латифи бу якшәмбедә асылырга тиеш булган.

Латифиның адвокаты Иранның баш хәкименә мөрәҗәгать итеп, хөкемне кичектереп торырга, аның эшенә гадел тикшерү үткәрергә чакырган.

Халыкара хокук яклау оешмалары да Иран хакимиятләрен бу хөкемне гамәлгә куймаска сораган иде.
XS
SM
MD
LG