Accessibility links

Мәскәүдә ксенофобиягә каршы митинг үтте


Мәскәү – Якшәмбедә Мәскәүнең Пушкин мәйданында ксенофобиягә каршы митинг үтте. Мәйданга килүчеләр “Русия һәркем өчен”, “Фашизм үтмәс” дигән шигарләр кычкырган.

Хәбәрчебез әйтүенә караганда, Пушкин мәйданында ике меңләп кеше җыелган.

Чараны оештыручыларның берсе язучы Виктор Шендерович сүзләренчә, әгәр мәйданга күбрәк халык җыелган булса, үзгәрешләр иртәгә үк башланыр иде. “Сәясәтчеләр халыкның реакциясен күзәтеп тора", ди Шендерович.

Ксенофобиягә каршы әлеге чарада танылган җәмәгать эшлеклеләре, шул исәптән, Химки урманын яклау хәрәкәте җитәкчесе Евгения Чирикова, язучы Мариэтта Чудакова, очучы Магомед Талбоев һәм башкалар катнашкан.

Бу чараны оештыру фикере 11 декабрьдә Манеж мәйданында булган чуалышлардан соң туган. Үтәмилләтчеләр һәм футбол җанатарларының милиция белән бәрелешләре нәтиҗәсендә ул чакта дистәләрчә кеше зыян күргән иде.
XS
SM
MD
LG