Accessibility links

Израил Төркиянең гафу үтенү таләбеннән баш тарта


Израилнең үтәмилләтче Тышкы эшләр министры Либерман Төркиянең гафу үтенү таләбен кире какты.

Быелның май аенда Газзә Сызыгына һуманитар ярдәм ташыган Төркия көймәсенә Израил хәрбиләренең һөҗүм итүе нәтиҗәсендә 9 кеше һәлак булган иде. Төркия Израил белән элеккечә дустанә мөнәсәбәтләрне дәвам иттерү өчен - Тел Авивнең бу хакта рәсми гафу үтенүен шарт куша.

Ләкин Израилнең тышкы эшләр министры Авигдор Либерман 27 декабрь көнне Төркиянең бу таләбен кире кагып, "террорны яклаган өчен, киресенчә, Төркия Израилдән гафу үтенергә тиеш", дип әйтте.

Бу вакыйгадан соң Израил премьеры Беньямин Нетеньяһу ашыгыч белдерүендә Тышкы эшләр министрының сүзләрен кире кагып, бу сүзләрнең Либерманның шәхси фикере булуын әйтте.
XS
SM
MD
LG