Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әфганстанда Франциянең ике журналисты урлануына бер ел


Бүген Париждагы Триумф капкасына урланган журналистларның рәсемнәре куелды
Бүген Париждагы Триумф капкасына урланган журналистларның рәсемнәре куелды
Әфганстанда өч әфган һәм ике француз журналисты урлануына бүген нәкъ бер ел тулды. Французларның туганнары бүген Париж үзәгендә шәмнәр яндырып аларны искә алу чарасын уздыра.

Франция хакимиятләре Кабулның көнчыгышында урланган France-3 телевидение каналы хезмәткәрләрен табуга зур тырышлык куя.

Узган атнада журналистларның ноябрь аенда төшерелгән видеосы табылды. Видеода аларның ябык, әмма яхшы хәлдә булулары күренгән.
XS
SM
MD
LG