Accessibility links

Кайнар хәбәр

Элекке Израил президенты җенси көчләүдә гаепләнә


Бүген Израилдә көчләү һәм башка җенси характерда җинаятьләрдә гаепләнгән Израилнең элекке президенты Мошэ Кацавага каршы мәхкәмә эше башлады.

Бу гаепләүләр расланган очракта 65 яшьлек Израил президенты ким дигәндә 4 ел иректән мәхрүм калырга мөмкин. Ләкин гаепләү нигезендә 16 ел төрмә җәзасы бирү дә карала.

Гаепләүгә караганда, элекке президент хатын-кыз ярдәмчеләренең берсен ике тапкыр көчләгән, ике ярдәмчесен җенси мөнәсәбәткә тартырга тырышкан.

Мошэ Кацав үзе бу гаепләүләрне кире кага.

2000 елда хакимият башына килгән президент Кацав 2007 елда гаепләүләр сәбәпле вазыйфадан аерылырга мәҗбүр булган иде.
XS
SM
MD
LG