Accessibility links

Кайнар хәбәр

Германия Иранны журналистларны төрмәдән чыгаруны сорый


Германиянең 100дән артык танылган кешесе Иран төрмәсендә тотылган ике алман журналистын иреккә чыгаруны сорап хөкүмәткә ачык хат белән мөрәҗәгать итте.

Журналистлар зинада гаепләнеп үлемгә хөкем ителгән ике бала анасы 43 яшьлек Сәкинә Мөһәммәди Аштиани эшен яктырту өчен аның улы белән очрашканда 10 октябрь кулга алынган иде. Аларга Иранда эшләү өчен рөхсәт булмауда гаепләү белдерелгән.

Үлемгә хөкем ителгән ханым Германиянең бу ике журналистының аның хәлен авырлаштыруына зарланган, дип хәбәр ителә.

Журналистларны иреккә чыгаруны сорап Иранга юлланган хатка Германиянең тышкы эшләр, саклану һәм финанс министрлары, танылган спортчылары һәм әдәбият өчен Нобель бүләге иясе Һерта Мюллер кул куйган.
XS
SM
MD
LG